Кышның соңгы ае көчле салкыннары, кинәт башланган җылы көннәре белән аптырата. Элек-электән халык табигать холкын күзәтеп барган. Шуңа бәйле, төрле сынамышлар барлыкка килгән. Без дә сынап карыйк әле, дуслар.
12 февральдә Ай кызарып торса, көчле җил булачак, дигән сынамыш бар. Димәк, бүген күктәге Айны күзәтәбез.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, пәнҗешәмбе көнне, сизелерлек явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача, урыны белән көчле җил чыгачак. Көндез температура һава температурасы -9, -14 градус тәшкил итәчәк.
Җомга көнне, 13 февральдә, төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән бераз кар явачак, аерым районнарда бозлавык көтелә. Җил көньяктан уртача, төньяктан көчле тизлек белән исәчәк. Термометр баганалары төнлә -12, -17 градус, көндез -4, -9 градус; көньяк-көнчыгышта төнлә -18, -23 градус, көндез -8, -13 градус күрсәтәчәк.
Шимбә көнне, 14 февральдә, урыны белән бераз кар явуы көтелә, төньякта уртача, аерым районнарда бозлавык булачак. Җил көньяктан уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә -8, -13 градус, көньяк-көнчыгышта -15, -20 градус, көндез -1, -6 градус тәшкил итәчәк.
Автор фотосы.