Барлык яңалыклар

Башкортстанга антициклон якынлаша

Синоптиклар һава торышының үзгәрүен хәбәр итте.

Башкортстанга антициклон якынлаша
Башкортстанга антициклон якынлаша

Төбәктә һава торышына атлантик һава массалары йогынты ясаячак. Синоптиклар Башкортстан территориясенә антициклон керүен хәбәр итә. Нәкъ менә шушы күренеш аркасында бүген, 14 февральдә, бераз кар явачак.

Якшәмбе көнне, 15 февральдә, республикага Русиянең көньяк-көнбатыш районнарыннан циклон якынлашачак. Синоптиклар әйтүенчә, кар һәм җепшек кар явуы күзәтеләчәк, шулай ук бозлавык булуы фаразлана.

"Киләсе атна башында республикада төрле интенсивлыктагы явым-төшемнәр һәм бозлавык булган җылы һава торышы сакланачак. Атна уртасына бу циклонның тыл өлешендә һава температурасының түбәнәюе көтелә", - дип ачыклык керттеләр “Башгидрометүзәк” белгечләре.

Автор фотосы.

 

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас