Барлык яңалыклар

Сак булыгыз! Юлларда бозлавык...

Синоптиклар алдагы атнага һава торышын фаразлады.

Сак булыгыз! Юлларда бозлавык...
Сак булыгыз! Юлларда бозлавык...

“Башгидрометүзәк” мәгълүматларына караганда, бүген көндез республиканың аерым районнарында җепшек кар, бозлы яңгыр явачак, тимер чыбыкларга һәм агачларга җепшек кар ятуы, юлларда бозлавык көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан уртача, көндез урыны белән көчле җил чыгачак. Һава температурасы көндез +1, -4 градус тәшкил итә.

Дүшәмбе, 16 февральдә, төбәктә янә бераз җепшек кар явуы фаразлана, урыны белән уртача явачак. Кайбер районнарда бозлавык, тимер чыбыкларга һәм агачларга җепшек кар ябышуы,юлларда бозлавык көтелә. Җил көньяктан, көнбатышка күчеп, уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә - 1, -6 градус, көндез +1, -4 градус тәшкил итәчәк.

Сишәмбе, 17 февральдә, Башкортстанда һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Элеккечә бераз җепшек кар, урыны белән уртача кар явуы көтелә. Кайбер районнарда бозлавык, тимер чыбыкларга һәм агачларга җепшек кар ябышуы,юлларда бозлавык көтелә. Җил көньяктан, көнбатышка күчеп, уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә -1, -6 градус, көндез +1, -4 градус булачак.

Автор фотосы.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас