Барлык яңалыклар

Яз иртә киләчәк!

Элек-электән халык сынамышлары буенча киләчәкне фаразлаганнар.

Яз иртә киләчәк!
Яз иртә киләчәк!

16 февраль көнне җепшек булса, яз иртә килер һәм җылы булыр, дигән сынамыш бар халыкта. Кичә дә, бүген дә көн җылы, аяк асты җепшек, сулар җыелып тора, димәк, яз иртә киләчәк.

Синоптиклар фаразларына да колак салыйк әле.

Атна башында республикада  явым-төшемле җылы һава торышы сакланачак һәм бозлавык булачак.  Атна уртасына бу циклонның тыл өлешендә һава температурасы түбәнәячәк.

 “Башгидрометүзәк” фаразларына караганда, дүшәмбе, 16 февральдә, республикада һава шартлары кискен начараячак. Урыны белән көчле кар явуы, буран һәм кар көртләре барлыкка килүе көтелә. Көндез һава температурасы +2, -3 градус булачак. Җил күбесенчә көчле көньяк-көнбатыштан исәчәк.

Сишәмбедән, 17 февральдән башлап, метеорологлар яңгыр катыш җепшек кар явуы, урыны белән бозлавык вәгъдә итә. Тимер чыбыкларда һәм агачларда җепшек кар ятуы ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, уртача, урыны белән көчле җил чыгачак. Һава температурасы төнлә 0 градустан -5 градкска кадәр, көндез +3 тән -2 градуска кадәр булачак.

 

Автор фотосы.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас