Февраль аенда кар күп булса, иртә җәйгә ишарә, дигән борынгылар.
Синоптиклар фаразлавынча, бүген, 17 февральдә, Башкортстанда кар һәм җепшек кар явуы, урыны белән бозлавык, бозлы яңгыр, электр чыбыкларында һәм агачларда юеш кар ятуы, буран, юлларга кар көртләре салуы көтелә. Җил көньяктан, көнбатышка күчүчән талгын, урыны белән көчле. Көндез температура +3,-2° ка кадәр җылыначак, кичкә -3, -8°ка кадәр төшәчәк.
Чәршәмбе көнне, 18 февральдә, төнлә урыны белән кар явачак, көндез явым-төшем булмаячак, юлларда бозлавык булачак. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан талгын. Төнлә -11, -16°, аязытканда -21°, көндез -7, -12°.
Пәнҗешәмбе көнне, 19 февральдә, явым-төшемсез. Җил төньяктан, көньяк-көнчыгышка күчүчән, талгын. Төнлә -15, -20 градус, аязытканда -25°, көндез -5, -10°.
Автор фотосы.