Барлык яңалыклар

Антуриумны кайчан күчереп утыртырга?

Флористлар белдерүенчә, моның билгеле вакыты бар.

Антуриумны кайчан күчереп утыртырга?
Антуриумны кайчан күчереп утыртырга?

Антуриумны (халык телендә ир-егетләр бәхете гөле) елына бер тапкыр күчереп утыртырга мөмкин. 5 яшьтән өлкәнрәк булган гөлне ике елга бер мәртәбә күчереп утырталар.

Чәчәк үстерүчеләр еш кына сорау бирә – антуриумны кайчан күчереп утырту яхшырак? Моның өчен яхшы вакыт февраль ахыры - март, кышкы ялдан соң вакыт санала. Көз көне һәм кышның беренче ике аенда эшләргә киңәш ителми.

Чәчәк атучы антуриумны күчереп утыртырга ярыймы? Әлбәттә, чәчәк атканнан соң яхшырак. Тамырлар белән теләсә нинди манипуляция – үсемлек өчен җитди стресс, ә чәчәк ату вакытында ул көчәя.

Ләкин җитди сәбәпләр булганда – гөл чери, авырый, савыты кечерәйгән икән, бу эшне озакка сузмаска кирәк.

Күчереп утыртуны пөхтә итеп, тамырларны мөмкин кадәр сакларга тырышып, таратмый гына эшләргә кирәк. Күчереп утыртканда, көчен тамыр җибәрүгә юнәлтә алсын өчен, чәчәкләрен кисәргә киңәш итәләр. Ир-ат бәхетен артык зур савытка күчереп утыртырга кирәкми, тәҗрибәле чәчәк үстерүчеләр чүлмәкне әлегесеннән 2-3 см киңрәк алырга киңәш итә. Әгәр дә ул зур булса, үсемлек барлык көчен тамыр массасын үстерүгә бирә, ул бөтен савытны тутырганчы, антуриум чәчәк ата алмаячак. Шуңа күрә чәчәкләргә тизрәк сокланасыгыз килсә, савытны дөрес сайлагыз.

Чүлмәк бик тирән булмаска тиеш, антуриумның тамыр системасы, туфракка тирән үтеп кермичә, киңлеккә үсә. Әлбәттә, яңа савыт төбендә дренаж булырга тиеш.

Антуриум җиңел, йомшак, туклыклы туфракны өстен күрә. Күчереп утырту алдыннан бакчачылар кибетендә яки маркетплейста ароидлар өчен дигән махсус грунт сатып алырга мөмкин. Шулай ук универсаль туфрак алырга аңа тигез өлешләрдә торф һәм ком өстәргә була.

Фото: svoevse.ru

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас