Ял көннәрендә Башкортстан территориясенә салкын фронт киләчәк. Бу хакта “Башгидрометүзәк” синоптиклары хәбәр итте.
Һава температурасы төнлә -8,-13° тан -12,-17° ка кадәр, аязытканда -22° ка кадәр, көндез -5,-10° тан -7,-12°ка кадәр төшә башлый. Атмосфера күренешләренең интенсивлыгы кимиячәк. Төбәктә уртача кар явуы, җил көчәйгәндә буран булуы фаразлана.
Бәйрәм көнендә, 23 февральдә, себер антициклоны йогынтысындаһава температурасы төнлә -15, -20°, аязытканда -21, -26°, көндез -7, -12°, таулы районнарда -2°ка кадәр булган уртача салкын һава торышы көтелә. Республиканың аерым районнарында бераз кар явачак.
Автор фотосы.