Башкортстанда якын көннәрдә төбәктә кар явачак һәм уртача салкыннар көтелә.
“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген, 26 февральдә, явым-төшемсез. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан талгын. Көндез һава температурасы -5,-10°, көнчыгыш районнарда 0°га кадәр җитә.
Җомга һәм шимбә көннәрендә, 27 һәм 28 февральдә, урыны белән бераз кар явачак, республиканың көньягында явым-төшемсез. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын, көндез көчле. Төнлә һава температурасы -9,-14°, аязытканда -17,-22°, көндез -4,-9° тәшкил итәчәк.
26 февральдә кар эресә, сулар акса, җәй яңгырлы булыр.
27 февральдә җылы һава булса, март аеның башы суык булачак.
28 февральдә боз сөңгеләре озын икән, яз да озын булыр.
Автор фотосы.