Бүген, 2 мартта, төбәктә җепшек кар явуы, кайбер районнарда бозлы яңгыр, бозлавык, электр чыбыкларында һәм агачларда юеш кар ятуы, юлларда бозлавык булуы ихтимал. Җил көньяктан, көнбатышка һәм төньяк-көнбатышка күчән, талгын. Көндез температура +2, -3°булачак.
Сишәмбе көнне, 3 мартта, шулай ук кар явуы көтелә, урыны белән көчле булуы ихтимал. Кайбер районнарда бозлавык, электр чыбыкларында һәм агачларда юеш кар яту, юлларга кар көртләре, салуы, бозлавык булуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан талгын, урыны белән җил көчле булачак. Һава температурасы төнлә -3, -8°, көндез +2, -3°.
Чәршәмбе, 4 мартта, җешек кар явуы фаразлана. Кайбер районнарда бозлавык, юлларда кар көртләре, бозлавык булуы ихимал. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка күчүчән, талгын. Һава температурасы төнлә -5, -10°, көндез -3, -8°, көньяк-көнбатыш районнарда 0°га кадәр җитәчәк.
Автор фотосы.