Барлык яңалыклар

Мартта томан еш төшсә...

Язның беренче аена халык сынамышлары.

Мартта томан еш төшсә...
Мартта томан еш төшсә...

Март— язның беренче ае. Тирә-юньдә кар ятса да, суыклар әле булса да, көннәр сизелерлек озыная бара.

Мартта күк күкрәсә, салкыннар көтегез. 
Күк күкрәмичә генә яшен күрсәгез, җәй салкын булыр. 
Март яңгырлы булса, гөмбәле җәйгә ишарә. 
Мартта суык һәм коры булса, икмәк уңар. 
Мартта боз сөңгеләре озын булса, яз озак килер. 
Мартта томан еш төшсә, яңгырлы җәйгә. 
Март ахырында карның тиз эрүе һәм суларның тиз китүе дә яңгырлы җәй билгесе. 

Автор фотосы.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас