Быел яз илнең барлык төбәкләрендә дә климатик температура нормасы артачак дип фаразлана. Европа көньягында 30 еллык җылылык рекорды яңаруы ихтималы бар. Шул ук вакытта узган ел белән чагыштырганда яз Урта Идел буенда салкынрак булачак. Үзәк Русиядә, төньяк-көнбатышта һәм Европа өлешенең төньягында март узган елдан салкынрак көтелә. Май, киресенчә, илнең бөтен территориясе өчен, Көнбатыш Себердә һәм бигрәк тә Чукоткада гадәттән тыш җылырак булачак.
Язны явым-төшем күп булачак: күпчелек төбәкләрдә явым – төшем күләме узган ел белән чагыштырганда артачак һәм еш кына климат нормасыннан югарырак булыр дип фаразлана. Иң сизелерлек явым-төшем Ерак Көнчыгышта көтелә – аерым алганда Камчаткада, Магадан өлкәсендә, Хабаровск краенда һәм Сахалинда. Карлы-яңгырларның сизелерлек артуы шулай ук Көнчыгыш һәм Көнбатыш Себернең көньягында һәм Уралда фаразлана.
Экспертлар кисәтүенчә, язның салкынрак һәм карлы-яңгырлы булуы аркасында илнең иң эре шәһәрләрендә вегетация сезоны, үсемлекләрнең чәчәк атуы һәм поллиноз дулкыны үткән ел белән чагыштырганда соңрак башланачак.
Быел республикада яз гадәттәгедән җылырак, әмма 2025 елга караганда, салкынрак булыр дип фаразлана. Явым-төшем күләме буенча 10 еллык рекорд куелырга мөмкин. Май ае аеруча яңгырлы булачак дип көтелә. Бу чорда явым-төшем климат нормасыннан 1,5 тапкырга күбрәк һәм узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга артыграк булачак.
Автор фотосы.