Барлык яңалыклар

Көннәр кайчан җылыта?

Халык сынамышларына карап, язның нинди буласын белеп була.

Көннәр кайчан җылыта?
Көннәр кайчан җылыта?

Элек-электән сынамышлар буенча киләчәкне фаразлаганнар. Без дә сынап карыйк әле, дуслар.

6 мартта коры һава – көннәр җылытуга.

7 мартта күк йөзе аяз булып та, кояш бик чыгарга теләмәсә, һава торышы бозылыр.

8 мартта кар төшсә, 8 апрельдә суык булыр. Әгәр бу көн коры икән, 8 апрельгә яңгыр көтегез.

9 мартта кар яуса, апрель дә шундый ук булыр.

10 мартта ала каргалар тавышланса, җәй яңгырлы килер. Әгәр кара каргалар оя корса, тиздән һава торышы утырыр.

12 мартта – җылы яктан искән җил һәм тамчы таму – җылы җәйгә ишарә. 
13 март көнне яңгыр яуса, җәй юеш килер. Түбәләрдә кар эри башласа, тиздән буран булыр. 

14 март нинди – җәй шундый. 

15 март көнне буран яки җил булса, яшел үләннәр баш төртүен тиз генә көтмәгез. 

16 март көнне чыпчыклар түбә калайларына утырып, канатларын чистартса – җылы көннәр җитә. 

17 март – кара каргалар элекке ояларына килсә, яз иртә килер, сулар тиз китәр. 

18 мартта ала каргалар төньякка карап ояласа һәм чаукылдашса – көннәр суыта. 

19 мартта тукраннар тукылдаса, суыклар озак дәвам итә. 

20 мартта кояш баеганда күк йөзе кызгылт төскә керсә, җил көчәя. 

21 март көнне тургайлар килсә, яз килеп җитте дигән сүз. 

 

Автор фотосы.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас