8 мартта кар төшсә, 8 апрельдә суык булыр. Әгәр бу көн коры икән, 8 апрельгә яңгыр көтегез, дигән сынамыш бар халыкта. Билгеле булуынча, бүген районнарда кар гына түгел, хәтта көчле буран котыра. Синоптиклар фаразларына да колак салыйк әле, дуслар.
Бүген, 8 мартта, республикада кар явуы, юлларда кар көртләре, бозлавык көтелә. Кайбер районнарда буран булачак. “Башгидрометүзәк” хәбәр итүенчә, төбәктә һава температурасы -7, -12 градус тәшкил итәчәк.
Иртәгә, 9 мартта, Башкортстанда урыны белән бераз кар явачак. Җил төньяктан уртача, көндез төбәкнең көньягында көчле җил булырга мөмкин. Термометр баганасы төнлә -22, -27 градуска кадәр төшәчәк,көндез һава температурасы -15, -20 градус торачак.
Автор фотосы.