Барлык яңалыклар

Җәй яңгырлы булырмы?

Җәйнең ничек киләчәген беләсегез килсә, бүгенге көннең сынамышларына колак салыгыз.

Җәй яңгырлы булырмы?
Җәй яңгырлы булырмы?

10 мартта ала каргалар тавышланса, җәй яңгырлы килер. Әгәр кара каргалар оя корса, тиздән һава торышы утырыр, дигән сынамыш бар халыкта. Халык сынамышлары синоптиклар фаразлары белән туры килерме?

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген, 10 мартта, сизелерлек явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатышка күчеп, уртача исәчәк. Көндез һава температурасы -14, -19 градус булачак.

Чәршәмбе, 11 мартта, бераз кар явуы, урыны белән көчле кар явуы, кайбер районнарда буран, юлларда кар көртләре, бозлавык көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле җил чыгачак. Төнлә һава температурасы -16, -21 градус, көндез -1,-6 градус тәшкил итәчәк.

12 мартта төнлә республика буенча, көндез урыны белән бераз кар явачак, юлларда бозлавык булачак. Җил көнбатыштан уртача, урыны белән көчле тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә -2, -7, көндез -1,+4 градус җылы булачак.

Автор фотосы.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас