Барлык яңалыклар

+4 градуска кадәр җылытачак!

Кичә генә әле 35 градус салкын иде.

+4 градуска кадәр җылытачак!
+4 градуска кадәр җылытачак!

“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча,  бүген, 11 мартта, бераз кар явуы, урыны белән көчле кар явуы, кайбер районнарда буран, юлларда кар көртләре, бозлавык көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле җил чыгачак. Һава температурасы көндез -2,-7 градус тәшкил итәчәк.

12 мартта төнлә республика буенча, көндез урыны белән бераз кар явачак, юлларда бозлавык булачак. Җил көнбатыштан уртача, урыны белән көчле тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә -3, -8, көндез --3,+2 градус җылы булачак.

Җомга көнне, 13 мартта, сизелерлек явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә -2, -7, урыны белән -12 градуска кадәр салкын, көндез -1,+4 градуска кадәр җылытачак.

 

Автор фотосы.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас