Барлык яңалыклар

Әгәр җил җылы яктан иссә...

Халык сынамышларына карап, җәйнең нинди буласын билгеләп була.

Әгәр җил җылы яктан иссә...
Әгәр җил җылы яктан иссә...

Элек-электән сынамышлар буенча киләчәкне фаразлаганнар. Без дә сынап карыйк әле, дуслар.

12 мартта — җылы яктан искән җил һәм тамчы таму — җылы җәйгә ишарә, дигән сынамыш бар халыкта. Бүген җил җылы яктан исәме? Синоптиклар фаразларына да колак салыйк.

Бүген, 12 мартта, көндез урыны белән бераз кар явачак, юлларда бозлавык көтелә. Җил көнбатыштан уртача, урыны белән көчле тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә -3, -8, көндез --3,+2 градус җылы булачак.

Җомга көнне, 13 мартта, сизелерлек явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә -2, -7, урыны белән -12 градуска кадәр салкын, көндез -1,+4 градуска кадәр җылытачак.

Шимбә,14 мартта, урыны белән җепшек кар явачак, төнлә һәм иртән юлларда бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә -2, -7 градус, урыны белән -12 градуска кадәр салкын, көндез -1,+4 җылы көтелә.

 

Автор фотосы.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас