15 март көнне буран яки җил булса, яшел үләннәр баш төртүен тиз генә көтмәгез, дигән сынамыш бар халыкта. Бүген синоптиклар нинди һава торышы вәгъдә итә, колак салыйк әле.
Бүген, 15 мартта, сизелерлек явым-төшемсез, төнлә һәм иртән юлларда бозлавык булачак. Җил көньяк - көнбатыштан, көнбатыштан секундына 2-7 метр тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә-2, -7 градус, урыны белән -12 градуска кадәр суык, көндез 0, +5 градус, республиканың таулы районнарында һава +10 градуска кадәр җылыначак.
Дүшәмбе, 16 мартта, һава торышы шулай ук сакланачак. Явым-төшемсез, төнлә һәм иртән юлларда бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә -2, -7, урыны белән -12 градуска кадәр салкын, көндез 0, +5 градус, таулы районнарда +10 градус җылы булачак, дип белдерә синоптиклар.
Автор фотосы.