Кара каргалар элеккеге ояларына килсә, яз иртә килер, сулар тиз китәр, диләр.
Бу көннәрдә Нөгеш сусаклагычы өстендә кара каргаларның төркемләп очуын күргәннәр, дип хәбәр итәләр «Башкирия» милли паркында.
Кошларның бер өлеше күктә әйләнгән, бер өлеше агачларга утырган.
Русиядә кара каргаларны элек-электән язның беренче хәбәрчеләре дип саныйлар. Алар белән бергә гадәттә сыерчыклар да кайта — ешрак нәкъ менә март уртасында.
"Бу кошлар салкыннан курыкмый. Хәзер каргалар яңадан агачларны биләп ала, анда үзләренең шау-шулы төркемнәрен кора һәм иске ояларын тәртипкә китерә. Алар күнеккән урыннарына кайталар, үзләренең „йортларын“ ремонтлыйлар, аларны үлән белән түшиләр, коры ботаклар, хайван йоннары һәм башка табигый материал ташыйлар», — дип сөйлиләр «Башкирия»милли паркында.
Билгеле булуынча, республиканың кайбер районнарына кара каргалар иртәрәк, якынча бер атна элек очып кайтканнар.
ФОТО: ТЕЛЕГРАМ-КАНАЛ | НАЦПАРКА «БАШКИРИЯ»