Барлык яңалыклар

Бүген кара каргаларны күзәтегез!

Халык сынамышлары буенча язның холкын фаразлап карыйк әле.

Бүген кара каргаларны күзәтегез!
Бүген кара каргаларны күзәтегез!

Халык сынамышларына күз салсак, 17 мартта кара каргалар элекке ояларына кайтса, яз иртә килер, сулар тиз китәр, дигән борынгылар.   Димәк, бүген кара каргаларны күзәтәбез.

18 мартта ала каргалар төньякка карап ояласа һәм чаукылдашса – көннәр суыта. 

19 мартта тукраннар тукылдаса, суыклар озак дәвам итә. 

20 мартта кояш баеганда күк йөзе кызгылт төскә керсә, җил көчәя. 

21 март көнне тургайлар килсә, яз килеп җитте дигән сүз. 

22 март җылы булса, 40 көн җылы торыр, бу көн суык булса, 40 көнгә сузылган суыклар көтегез. 

23 март көнне ала карга томшыгын канат астына яшерсә, суыта. 

24 мартта ала каргалар тавышланып йөрсә, һава торышы бозыла. 

26 мартта кара каргалар кичен җыелышып, тавыш бирсә, алдагы атна җылы булыр. 

27 мартта кар кояш җылысыннан эресә – уңышлы ел булыр, яңгыр явып эресә – корылык. 

28 мартта акчарлаклар очып килсә, апрель җәй кебек булыр. 

29 март нинди – апрель шундый. 

30 мартта торналар килсә, кинәт җылыта. Гөрләвекләр ага башласа, ташулар да озак көттермәс. 

31 март кичендә йолдызлар гадәттәгедән ваграк күренсә – яңгырга. Кошлар ояларын көньякка үрсә – җәй салкын килер. 

 

Фото: culture.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас