Барлык яңалыклар

Бүген тукран тукылдаса...

Борынгылар язның ничек киләсен шуңа карап юраган.

Бүген тукран тукылдаса...
Бүген тукран тукылдаса...

"Башгидрометүзәк" мәгълүматлары буенча, бүген республикада явым-төшемсез, җил алмашынучан юнәлештә булачак. Һава температурасы көндез +3, +8°, урыны белән +13ка кадәр җитәчәк.
20 март, Ураза бәйрәмендә, явым-төшемсез, юлның аерым участокларында төнлә һәм иртән бозлавык булуы ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә -2, -7°, урыны белән - 12°, көндез +2, +7°, таулы районнарда +12°.

Шимбә көнне, 21 мартта, урыны белән төбәк буйлап җепшек кар явачак, юлларның аерым участокларында төнлә һәм иртән бозлавык булачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә -2, -7°, урыны белән -12°, көндез +2, +7°, таулы районнарда +12°.

Халык сынамышларына колак салыйк.
19 мартта тукраннар тукылдаса, суыклар озак дәвам итә.
20 мартта кояш баеганда күк йөзе кызгылт төскә керсә – җил көчәя.
21 март көнне тургайлар килсә, яз килеп җитте дигән сүз.
22 март җылы булса, 40 көн җылы торыр, бу көн суык булса, 40 көнгә сузылган суыклар көтегез.

Автор фотосы.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас