Барлык яңалыклар

Мартта томан еш төшсә...

Сынамышлар туры килерме? Сынап карыйк әле, дуслар.

Мартта томан еш төшсә...
Мартта томан еш төшсә...

Халык сынамышлары буенча, 21 март көнне тургайлар килсә, яз килеп җитте дигән сүз. Мартта томан еш төшсә, яңгырлы җәйгә, дигән сынамыш та бар әле. Синоптиклар безгә нинди һава торышы вәгъдә итә?
МЧС алдагы көннәрдә һава шартларының начараюы турында кисәтә. Синоптиклар мәгълүматлары буенча, якындагы тәүлектә республика юлларында начар һава торышы көтелә.

Урыны белән куе томан, юлларның аерым участокларында бозлавык булачак. Төбәкнең төньягында бераз кар явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 2-7 метр тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә -2,-7 градус, урыны белән -12 градус салкын, көндез һава +3,+8 градуска, таулы районнарда +13 градуска кадәр җылыначак.

 

Автор фотосы.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас