Барлык яңалыклар

Карлар эри, су таша...

Республикага алдагы көннәрдә чын яз килә!

Карлар эри, су таша...
Карлар эри, су таша...

Башкортстанда алдагы көннәрдә чын-чынлап язгы һава торышы урнашачак, дип фаразлый "Башгидрометүзәк" синоптиклары.
Бүген, 23 мартта, сизелерлек явым-төшемсез, урыны белән томан. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы көндез +3,+8°, таулы районнарда +13°ка кадәр җылы булачак.
Сишәмбе, 24 мартта, шулай ук урыны белән томан, төнлә һәм иртән бозлавык. Җил алмашынучан юнәлештә, талгын. Һава температурасы төнлә -2, -7°, урыны белән -12°, көндез +6,+11° булуы көтелә. Чәршәмбе, 25 мартта, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Җил көньяктан талгын. Төнлә термометр баганалары +1, -4°, урыны белән -9°, көндез +5, +10°, республиканың көнчыгыш районнарында +15°ка кадәр җылы булачак.

Автор фотосы. 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас