Халык сынамышларына күз салсак, 25 мартта яңгыр яуса, арыш уңа, дигән борынгылар. Ә менә ала каргалар җирдән яки кардан йөрсә, көннәр җылыта икән. Димәк, бүген ала каргаларны күзәтәбез.
26 мартта кара каргалар кичен җыелышып, тавыш бирсә, алдагы атна җылы булыр.
27 мартта кар кояш җылысыннан эресә – уңышлы ел булыр, яңгыр явып эресә – корылык.
28 мартта акчарлаклар очып килсә, апрель җәй кебек булыр.
29 март нинди – апрель шундый.
30 мартта торналар килсә, кинәт җылыта. Гөрләвекләр ага башласа, ташулар да озак көттермәс.
31 март кичендә йолдызлар гадәттәгедән ваграк күренсә – яңгырга. Кошлар ояларын көньякка үрсә – җәй салкын килер.
Автор фотосы.