+23 °С
Облачно
Журналга язылу

Кинәт җылыта!

Быел яз аномаль җылы һава торышы белән шаккатырачак.

Кинәт җылыта!Кинәт җылыта!
Кинәт җылыта!

Синоптиклар фаразлары буенча, Башкортстанда март ахырында һава торышы аномаль җылы булачак.

“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген, 26 мартта, сизелерлек явым-төшем көтелми. Кайбер районнарда томан булачак. Җил көньяк-көнчыгыштан талгын исәчәк. Көндез һава температурасы +10,+15 градус җылы булачак.

27 һәм 28 мартта төбәктә шулай ук явым-төшем көтелми. Җил көнчыгыш чиректә уртача, көндез урыны белән кискен исәчәк. Термометр баганалары төнлә 0,-5 градус, урыны белән +5 градус, көндез +11,+16 градус күрсәтәчәк.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас