28 мартта акчарлаклар очып килсә, апрель җәй кебек булыр, дигән сынамыш бар халыкта. Халык сынамышлары синоптиклар фаразлары белән дә туры килерме?
“Башгидрометүзәк” мәгълүматы буенча республикага җылы килде. Ял көннәрендә Башкортстанда +21 градуска кадәр җылытачак
Бүген, 28 мартта, көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача, урыны белән кискен исәчәк. Һава температурасы төнлә -2, +3, көндез +13, +18 градуска кадәр җитә.
Якшәмбе көнне, 29 мартта, сизелерлек явым-төшем булмаячак. Җил көнчыгыштан, уртача, көндез урыны белән кискен исәчәк. Һава температурасы төнлә 0, -5, урыны белән +5 градус, көндез +11, +16 градус, урыны белән +21 градуска кадәр күтәреләчәк.
Шимбә төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында томан, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарая.
Автор фотосы.