Барлык яңалыклар

Әгәр кошлар ояларын көньякка үрсә...

Быел җәйнең ничек киләчәген алдан фаразлыйк.

Әгәр кошлар ояларын көньякка үрсә...
Әгәр кошлар ояларын көньякка үрсә...

Халык сынамышларына игътибар итик әле, дуслар. 31 март кичендә йолдызлар гадәттәгедән ваграк күренсә – яңгырга. Кошлар ояларын көньякка үрсә – җәй салкын килер, дигән борынгылар.

“Башгидрометүзәк” мәгълүматы буенча, бүген, 31 мартта, явым-төшем булмаячак. Җил көнчыгыштан уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә 0, -5 градус, урыны белән +5 градус җылы, ә көндез +15, +20 градуска кадәр җылытачак.

Иртәгә, 1 апрельдә, явым-төшемсез һава торышы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан уртача исәчәк, көндез көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә +1, +6 градус, урыны белән -4, көндез +17, +22 градуска кадәр җылы, төньяк-көнбатышта +12 градус булачак.

 

Автор фотосы.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас