Уфада аномаль эсселек яңа рекордлар куя. Кичә, 2 апрельдә, көндез Уфа-Дим метеостанциясендә һава температурасының яңа абсолют максимумы теркәлгән: термометр баганасы +21,2 градуска кадәр күтәрелгән.
Бу көн өчен алдагы рекорд 2025 елда теркәлгән була һәм +19,0 градус тәшкил иткән. Шулай итеп, Уфада бу язның температура рекордлары дәвам итә. Март аенда гына да Башкортстан башкаласында 7 температура рекорды теркәлгән.
Русия Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 1 апрельдән 10 апрельгә кадәр республикада уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 6-7 градуска югарырак булыр дип көтелә.
Автор фотосы.