Әгәр көндез әтәч кычкырмаса...

Халык сынамышлары синоптиклар фаразлары белән туры килерме?

Әгәр көндез әтәч кычкырмаса...Әгәр көндез әтәч кычкырмаса...
Әгәр көндез әтәч кычкырмаса...

9 апрельдә көндез әтәч кычкырмаса, ике-өч көннән явым-төшем башланыр, дигән сынамыш бар халыкта. Димәк, бүген әтәчләрне күзәтәбез, дуслар. Ә менә синоптиклар ниләр фаразлый?

Төбәк синоптиклары белдерүенчә, якын көннәрдә Башкортстанда кабат салкын һәм яңгырлы булачак.

“Башгидрометүзәк” мәгълүматларына караганда, бүген көндез республикада кыска вакытлы яңгырлар явачак. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача, көндез көчле исәчәк. Көндез һава температурасы +11, +16 градус тәшкил итәчәк.

Җомга көнне, 10 апрельдә, төнлә бераз яңгыр, урыны белән уртача яңгыр явуы көтелә. Көндез урыны белән көчле яңгыр явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача, урыны белән көчле җил исәчәк. Һава температурасы төнлә +1, +6, аязытканда -4 градуска кадәр төшәчәк, көндез +5,+10 градус булачак.

Шимбә көнне, 11 апрельдә, төнлә бераз яңгыр явачак, урыны белән уртача, төньякта карлы яңгыр явачак. Көндез явым-төшемсез, республиканың көнчыгыш районнарында бераз яңгыр явачак. Җил көнбатыштан, төньяк-көнчыгышка күчеп, уртача, төнлә урыны белән көчле тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә -3, +2, көндез +7, +12 градус булачак.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас