

Озын кыштан соң күп кенә гөл үстерүчеләр замиокулькасның үсүдән туктавын сизә. Кибет ашламалары белән тукландырырга ашыкмагыз: куакны гади өй шартларында да җанландырырга һәм яңа үсентеләр җибәрүен стимуллаштырырга мөмкин.
Замиокулькасны тәрбияләүнең өч кануны бар.
Су сибү — 10-15 көнгә 1 тапкырдан да ешрак сипмәгез.
Кояш нурларыннан сакланыгыз, ләкин үсемлекне якты, җылы урында үстерегез.
Корткычлар яисә ончыл суалчаннар (яфрак астында) булганда үсемлек тиз зәгыйфьләнә һәм корырга мөмкин, шуңа күрә еш кына тикшереп торыгыз.
Замиокулькас үстерү өчен өйдә әзерләнә торган ашлама бик гади әзерләнә. Моның өчен солы ярмасы кирәк. 1 литр суга 1 аш кашыгы солы бөртекләре яисә оны салып болгатыгыз һәм өй температурасында бераз тотыгыз. Су агаргач иләк аша сөзеп, шөшы сыеклыкны гөл төбенә сибегез.
Беренче тапкыр тукландырганнан соң ук яфраклар куе яшел төскә керә, ялтырап китә һәм тыгызлана. Үсемлек җанлана һәм яңа яфрак чыгара башлый.
Автор фотосы.