

“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген республикада урыны белән көчле яңгырлар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан талгын, урыны белән көчле. Көндез һава температурасы +5, +10° булачак.
Шимбә көнне, 11 апрельдә, урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көнбатыштан, көнчыгышка күчүчән, урыны белән кискен. Һава температурасы төнлә -2, +3°, көндез +7,+12°, көньяк районнарда +17°ка кадәр җитә.
Якшәмбе, 12 апрельдә, урыны белән республикада кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан талгын. Һава температурасы төнлә 0, +5°, көндез +13°, +18°.
10 апрельдә кояш кызарып чыгып, тиз арада болыт артына качса, яңгыр явар.
11 апрельдә кояш болытка утырса, кара каргалар төркемләп очса - яңгырга. Саесканнар агачның аскы ботакларына оя корса, җәй яшенле булыр.