Бүген тузганакларны күзәтегез

Борынгылар белми әйтмәс.

Бүген тузганакларны күзәтегезБүген тузганакларны күзәтегез
Бүген тузганакларны күзәтегез

 

“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, 12 апрельдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар булуы ихтимал.

Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан секундына 5-10 метр.

Төнлә һава температурасы +1...+6°, аязытканда -4°, көндез +14...+19°, төньякт районнарда +9°га кадәр.

Юлның аерым участокларында төнлә һәм иртән томан, күрү мөмкинлегенең 500-1000 метрдан начараюы ихтимал.

Халык сынамышларына да колак салыйк. Бүген тузганакларны күзәтегез. 12 апрельдә тузганак чәчәк атса, җәй кыска булыр, дигән борынгылар.

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас