Иртәдән яңгыр сибәләп торса...

Бүгенге көнгә карап, җәйнең ничек киләчәген фаразлап була.

Иртәдән яңгыр сибәләп торса...Иртәдән яңгыр сибәләп торса...
Иртәдән яңгыр сибәләп торса...

13 апрельдә иртәдән яңгыр сибәләп торса, җәй дә яңгырлы килер, дигән сынамыш бар халыкта. 

Башкортстанда яңа эш атнасы яңгырлы, ләкин җылы һава торышы белән башланачак, дип фаразлый “Башгидрометүзәк” синоптиклары.

Бүген, 13 апрельдә, урыны белән кыска вакытлы явым-төшем, яшенле яңгыр көтелә. Җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан уртача исәчәк. Көндез һава температурасы +15, +20 градус, төньякта +10 градуска кадәр.

Сишәмбе, 14 апрельдә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарда яшенле яңгыр булачак. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача, яшен вакытында кискен исәчәк. Төнлә термометр баганалары +3, +8 градус, көнчыгышта 0 градуска кадәр, көндез +18, +23 градус, төньякта +13 градуска кадәр күрсәтәчәк.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас