-6 градуска кадәр суыта!

Синоптиклар алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.

-6 градуска кадәр суыта!-6 градуска кадәр суыта!
-6 градуска кадәр суыта!

Башкортстанга салкын төннәр кайтачак, дип фаразлый “Башгидрометүзәк” синоптиклары.

Бүген, 15 апрельдә, явым-төшем көтелми. Җил көнчыгыштан уртача, көндез урыны белән көчле тизлек белән исәчәк. Һава температурасы +11, +16 градус, төньяк-көнчыгышта +7 градуска кадәр төшә.

Пәнҗешәмбе, 16 апрельдә, шулай ук яңгырсыз һава торышы көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача, төнлә һәм иртән көньяк-көнчыгыштан көчле җил исәчәк. Термометр баганалары төнлә -1, -6 градус, урыны белән +4 градус, көндез +8, +13 градус күрсәтәчәк.

Җомга көнне, 17 апрельдә, шулай ук явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача исәчәк. Төнлә һава температурасы -1, -6 градус, урыны белән +4, көндез +11, +16 градус булачак.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас