Үзе салкын, үзе кояшлы көн булса...

Борынгылар елның уңышлы киләсен бүгенге көнгә карап билгеләгән.

Үзе салкын, үзе кояшлы көн булса...Үзе салкын, үзе кояшлы көн булса...
Үзе салкын, үзе кояшлы көн булса...

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген, 20 апрельдә урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын, урыны белән көчле. Һава температурасы +12, +17° тәшкил итәчәк.

Сишәмбе көнне, 21 апрельдә, бераз яңгырлар явуы көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, көнбатышка күчүчән талгын, җил уртача тизлектә, көндез урыны белән көчле. Һава температурасы төнлә +3, +8°, көндез +9, +14°.

Чәршәмбе, 22 апрель көнне төнлә урыны белән яңгыр, төньяк районнарда юеш кар, көндез урыны белән яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән бозлавык булуы ихтимал. Җил көнбатыштан талгын, көндез урыны белән көчле. Һава температурасы төнлә -3, +2°, көндез +7, +12°, төньяк районнарда +2°ка кадәр җитә.

Халык сынамышларына да колак салыйк.

20 апрельдә яңгыр яуса - балан, суык һәм кояшлы булса, икмәк, карабодай уңар.

21 апрельдә көн кояшлы икән, җәй җылы килер. Көн бозылып торса, икмәк уңмас.

22 апрельдә һава торышы "утырып" беткән икән, коры җәй көтегез.

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас