Карлы яңгырлар явачак...

Синоптиклар һава торышы үзгәрүгә әзер булырга киңәш итә.

Карлы яңгырлар явачак...Карлы яңгырлар явачак...
Карлы яңгырлар явачак...

21 апрельдә көн кояшлы икән, җәй җылы килер. Көн бозылып торса, икмәк уңмас, дигән сынамыш бар халыкта. Сезнең якларда бүген нинди һава торышы, дуслар?
“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген, 21 апрельдә, болытлы һава торышы көтелә, күпчелек районнарда бераз яңгыр явачак. Һава температурасы көндез +8,+13 градустан югары булмас дип көтелә.

Салкын фронт үтү аркасында атна уртасында һава температурасы төнлә 0,-5 градус, көндез +5,+10 градуска кадәр төшәчәк, бу нормадан 2-4 градуска түбәнрәк.

Төньяк районнарда карлы яңгыр явачак, 23 апрельдә көндез республиканың күпчелек районнарына яңгыр явып үтәчәк. Атна ахырында һава температурасы 2-3 градуска күтәреләчәк, әмма яңгырлар булу ихтималы сакланачак.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас