

Җылы һәм коры һава торышыннан соң республикага яңгырлар һәм суыклар килде. Синоптиклар салкын һава торышы кайчан бетәчәге һәм төбәккә, ниһаять, тотрыклы җылылык киләчәге турында сөйләделәр.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, барысына да салкын фронт гаепле. Атна уртасында һава температурасы климатик нормадан 2-4 градуска түбән төште.
"23 апрель көнне көндез Башкортстанның күпчелек районнарына бераз яңгыр явып үтәчәк. Атна ахырында һава температурасы 2-3 градуска күтәреләчәк, әмма яңгырлар булу ихтималы сакланачак», — диелә “Башгидрометүзәк” хәбәрендә.
Бу безнең төбәктә апрель өчен типик күренеш: яз бер адым алга һәм ике адым артка китә. “Арктик һава циклон тылына бәреп керә, һәм озак көтелгән җылы көннәр урынына кыш кире әйләнеп кайта", – дип шәрехли бу хәлне синоптиклар.
Күрүебезчә, фаразлар якындагы көннәргә өмет бирә, ләкин тиз арада җәй җитүен вәгъдә итми.
Автор фотосы.