Әгәр сулар агып бетмәсә...

Халык сынамышларына карап, язның холкын фаразлап була.

Әгәр сулар агып бетмәсә...Әгәр сулар агып бетмәсә...
Әгәр сулар агып бетмәсә...

24 апрельгә сулар агып бетмәсә, яз соңга кала, ди халык сынамышы. Ә синоптиклар ялларга нинди һава торышы вәгъдә итә?

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, җомга көнне, 24 апрельдә, бераз яңгыр явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән кискен исәчәк. Көндез һава температурасы +6,+11 градус булачак.

Шимбә көнне, 25 апрельдә, урыны белән уртача яңгырлар көтелә, төньякта төнлә карлы яңгыр явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле җил чыгачак. Һава температурасы төнлә 0,+5 градус, аязытканда -5 градус салкын, көндез +7,+12 градус булачак.

Якшәмбе көнне, 26 апрельдә, төнлә урыны белән бераз карлы яңгыр явып үтәчәк, көндез явым-төшемсез. Көньяк чиректәге җил уртача, көндез урыны белән кискен исәчәк. Һава температурасы төнлә - 0,+5 градус, аязытканда -5 градус салкын, көндез +8,+13 градус торачак.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас