Күбәләкләп кар ява

Республиканың кайбер районнарда бүген кар ява.

Күбәләкләп кар яваКүбәләкләп кар ява
Күбәләкләп кар ява

Бүген республиканың Баймак районында кар ява. Язны сагынып көткән авыл кешеләре тәрәзәләрдән кышның кире әйләнеп кайтуын күреп таң калган. Шул якта яшәүче Земфира Шәйхисламова«Башинформ» га табигатьнең могҗизалы мизгелләрен төшереп тә җибәргән. Фотоларга караганда, җир өстенә күбәләкләп эре кар ява.

Синоптиклар хәбәр итүенчә, ялларда да, төнлә урыны белән бераз карлы яңгыр явып үтәчәк, көндез явым-төшемсез. Һава температурасы төнлә - 0,+5 градус, аязытканда -5 градус салкын, көндез +8,+13 градус торачак.

 

Фото: bashinform.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас