Тиздән җылыта!

Республикага җылы һава торышы кайчан киләчәге билгеле булды.

Тиздән җылыта!Тиздән җылыта!
Тиздән җылыта!

Федераль метеосайтлар мәгълүматлары буенча, киләсе атнада, 27 апрельдән 3 майга кадәр, Башкортстанда чагыштырмача җылы һава торышы фаразлана. Көндез республиканың үзәк районнарында 11-19 градус һәм төнлә 4-7 градус җылы булачак. Кыска вакытлы яңгырлар булуы ихтимал.

Безнең төбәккә җылы көннәр майның беренче ункөнлегенең икенче яртысында киләчәк. 4 майдан 10 майга кадәр көндез +21дән +25 градуска кадәр җылы булачак. Шул ук вакытта яңгырлар булу ихтималы артачак, явым-төшемнең тәүлеклек интенсивлыгы 0,9 дан 10,7 миллиметрга кадәр фаразлана.

Алдагы ике атнада җил уртача исәчәк, аерым көннәрдә җилнең максималь тизлеге секундына 11 метрга кадәр җитәчәк.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас