+27 °С
Облачно
Журналга язылу

Мәскәү карлары безгә киләме?

Синоптиклар алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.

Мәскәү карлары безгә киләме?Мәскәү карлары безгә киләме?
Мәскәү карлары безгә киләме?

Алдагы көннәрдә республикада  үзгәреп торучан температура һәм явым-төшемнәр белән салкын һава торышы көтелә. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 28 апрельдә көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, төбәкнең көнбатышында кар катыш яңгырлар явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын, урыны белән көчле. Һава +7, +12°ка кадәр җылыначак.

29 апрель төнендә шулай ук урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатышка һәм көнбатышка, күчүчән, талгын. Төнлә термометр баганалары 0, +5° күрсәтәчәк, әмма аязытканда -5°ка кадәр суытуы ихтимал. Көндез һава температура +10, +15° булачак.

30 апрельдә республиканың көньяк-көнчыгышында яңгырлар көтелә.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас