+12 °С
Дождь
Журналга язылу

Әгәр бүген салават күпере чыкса...

Халык сынамышлары синоптиклар фаразлары белән туры килерме?

Әгәр бүген салават күпере чыкса...Әгәр бүген салават күпере чыкса...
Әгәр бүген салават күпере чыкса...

29 апрель көнне салават күпере чыкса, һава торышы бозылыр, дигән сынамыш бар халыкта. Бүген төбәк синоптиклары нинди һава торышы вәгъдә итә?

Метеорологлар мәгълүматларына караганда, апрельнең соңгы атнасы сизелерлек явым-төшем китермәячәк, әмма бик җилле булачак.

“Башгидрометүзәк” синоптиклары апрельнең соңгы көннәренә һәм майның беренче көненә һава торышы фаразларын бирде. Республикада яшәүчеләрне елның бу вакыты өчен хас һава торышы көтә, төнге һәм көндезге температура сизелерлек үзгәреп тора һәм бераз яңгырлар явып үтәчәк.

Бүген, 29 апрельдә, республикада күбесенчә явым-төшемсез булачак. Төньяк-көнбатышта бераз яңгыр яварга мөмкин. Җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан уртача исәчәк, көндез урыны-урыны белән көчле дәрәҗәгә җитәргә мөмкин. Көндез термометр баганалары +10+ + 15 градус күрсәтәчәк.

Пәнҗешәмбе, 30 апрельдә һава торышы бераз үзгәрәчәк. Урыны белән бераз яңгыр явачак, ә көндез көньяк-көнчыгышта явым-төшем уртача дәрәҗәгә җитәргә мөмкин . Җил көнбатышка алышыначак һәм уртача исәчәк. Температура фоны элеккечә калачак: төнлә 0 градустан  +5 градуска кадәр (аязытканда -5 градуска кадәр), көндез +10  +15 градус җылы булачак.
Җомга көнне, 1 майда, бераз яңгыр явуы ихтималы сакланачак. Синоптиклар тотрыклы температура режимын фаразлый: төнлә 0+5  градус (туфракта -5 градуска кадәр кырау төшәчәк), көндез һава температурасы +10+ + 15 градуска кадәр җылыначак.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас