+8 °С
Облачно
Журналга язылу

Май ае ничек килер?

Синоптиклар фаразларын җиткерде.

Май ае ничек килер?Май ае ничек килер?
Май ае ничек килер?

Май аенда һава торышы кискен аномалияләрсез күнегелгән күпьеллык күрсәткечләргә туры киләчәк.

Русиянең Гидрометеорология үзәге Башкортстанда язның соңгы аена башлангыч фаразларынын бастырды. Метеорологлар мәгълүматларына караганда, май аенда һаваның уртача айлык температурасы +13° тәшкил итәчәк, һава температурасының климат нормасы чикләрендә булуы көтелә.

Явым-төшемгә килгәндә, аларның айлык күләме шулай ук нормага якын булыр дип фаразлана. Безнең төбәк өчен бу күрсәткеч 35 миллиметрдан 55 миллиметрга кадәр.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас