

Суганны вакытында утырту бик мөһим: алдан утыртсаң, ул салкыннарга эләгеп, ук чыгара. Корыга калынса, суган тамыр җибәрми һәм җирдә шул килеш ята.
Тәҗрибәле бакчачылар фикеренчә, суган орлыгын +12 градустан да ким булмаган җылы туфракка утыртырга кирәк.
Диаметры 0,5-1 сантиметр булган орлык иң яхшысы санала, ваграгы начар чыга, ә эресенең укка китү куркынычы бар, мондый суган яшел кыяк өчен генә яхшы.
Суган җиңел туфрак ярата, балчыклы җирдә үсми. Утыртыр алдыннан орлыкларны зарарсызландыру мөһим: 20 минутка алсу төстәге марганцовка эремәсенә салыгыз.
Туфракка утыртканчы, суган орлыгының кипкән “муен”ын “иңбаш”ларына кадәр кисәргә кирәк. Болай эшләгәндә, суган тиз тишеләчәк, бу аның үсешенә дә уңай йогынты ясый.
Суган орлыкларын бер-берсеннән 8-10 сантиметр ара калдырып, 4 сантиметр тирәнлектәге буразналарга утырталар. 5-6 көннән суган гадәттә шытып чыга һәм тиз арада көч ала.
Яшел кыягы 5 сантиметрга үсү белән суганга тозлы су сибегез: 10 литр суга 1 стакан тоз. Бу суган чебененнән саклар. Эшкәртүне 10 көннән соң тагын ике тапкыр кабатлагыз.
Автор фотосы.