

4 майда шомырт чәчәк атса, җәй җылы килер, дигән борынгылар. Уфа урамнарында шомырт агачлары тирә-якка хуш ис таратып, ап-ак чәчәк атты. Димәк, быел җылы җәйне көтәбез. Сезнең якларда шомыртлар чәчәккә төрендеме әле, дуслар?
Төбәк синоптиклары алдагы көннәрдә республикага җылы көннәр вәгъдә итә дә инде. Иң җылы көн чәршәмбе, 6 майда булачак, ул вакытта термометр баганалары +22 градуска кадәр күтәреләчәк.
Синоптиклар фаразлавынча, якындагы көннәрдә республикада яшәүчеләрне явым-төшем һәм атна уртасына температураның акрынлап күтәрелүе белән бәйле үзгәрүчән һава торышы көтә.
Бүген, 4 майда, урыны белән республикада бераз яңгыр явуы көтелә. Җил көнчыгыштан, төньяк-көнбатышка һәм көнбатышка күчеп, уртача, урыны белән кискен исәчәк. Көндез һава температурасы +13...+18 градуска кадәр күтәреләчәк.
Сишәмбе, 5 майда, шулай ук урыны белән бераз яңгыр явуы көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан, уртача, көндез урыны белән кискен исәчәк. Һава температурасы төнлә 0 +5 градус, көньякта +10 градус, көндез+15 + 20 градус тәшкил итәчәк.
Чәршәмбе, 6 майда, бераз яңгыр явуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан, уртача, көндез урыны белән көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә +6...+11 градус, көндез +17...+22 градуска күтәреләчәк.
Автор фотосы.