+21 °С
Облачно
Журналга язылу

Бәрәңгене кайчан утыртырга?

Борынгы заманнардан ук кешеләр табигать күренешләренә карап, зур эшләргә тотынган.

Бәрәңгене кайчан утыртырга?Бәрәңгене кайчан утыртырга?
Бәрәңгене кайчан утыртырга?

Бәрәңгене кайчан утыртырга? Май башында иртә түгелме? Аннары соң булмасмы? Май бәйрәмнәре якынлашканда бу сорау бакчачыларны ел саен борчый. Бәрәңгене бик иртә утыртсаң, ул салкын туфракта шыта алмыйча озак ятачак. Бәрәңге үсентеләре иртә баш төртеп, кырау сугарга да күп сорап тормый. Соң утыртсаң, туфракта дым аз булырга мөмкин, бу да уңышка тискәре йогынты ясаячак. Корылык вакытында исән калган бүлбеләр тиешеннән соңрак өлгерә.

Бәрәңге утыртканда иң ышанычлы ярдәмче — табигать үзе. Борынгы заманнардан ук кешеләр табигать күренешләренә карап, зур эшләргә тотынган.

Әгәр сез чәчәк аткан тузганакларны күрәсез икән, димәк, бәрәңге утырту өчен уңайлы вакыт җиткән. Әгәр бәрәңге утырткан көнне кошлар сайраса яки күке кычкырса - вакыт бик әйбәт: бүлбеләр тиз тамыр җибәрә һәм үсә башлый.

Шомырт чәчәк ату, ә каен яфраклары биш тиен акча зурлыгында булу да бәрәңге утыртырга вакыт җиткәненә ишарәли. Болар барысы да җирнең шактый җылынганлыгын күрсәтә –  бәрәңге утыртыр вакыт!

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас