+21 °С
Облачно
Журналга язылу

Эссе көннәр башлана

Алар озак дәвам итәрме?

Эссе көннәр башланаЭссе көннәр башлана
Эссе көннәр башлана

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, алдагы көннәрдә Башкортстанда гадәттән тыш җылы һава торышы фаразлана.

Бүген, 5 майда, урыны белән республикада бераз яңгыр явачак. Җил көньяктан уртача исә. Көндез һава температурасы +18,+23 градуска кадәр күтәрелә.

Чәршәмбе, 6 майда, сизелерлек явым-төшем көтелми, көндез көньякта кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгыр явуы ихтимал. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача исәчәк. Төнлә һава температурасы +4,+9, көндез +20,+25 градус булачак.

Пәнҗешәмбе көнне, 7 майда, урыны белән төнлә, көндез республикада кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар көтелә. Җил төнлә алмашынучан, көндез төньяк-көнчыгыштан уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә +6,+11 градус, көндез +20,+25 градус җылы булачак.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас