-4 °С
Облачно
Журналга язылу

Җиңү көне нинди булачак?

Республикага салкын һава торышы кайчан килүе дә билгеле.

Добавить в предпочтительные источники Google
Җиңү көне нинди булачак?Җиңү көне нинди булачак?
Җиңү көне нинди булачак?

Апрель ахырындагы һәм май башындагы салкыннардан соң төбәккә, ниһаять, җәйге җылы килде —  атна буена һава торышы эссе көннәре белән сөендерә. Һава температурасы +20,+25 градуска кадәр күтәрелде.  Әмма шимбә көнне, 9 майда, төбәккә Арктика фронты кире киләчәк. Уфада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, бераз яңгыр яварга мөмкин, җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр  җитәчәк. “Башгидрометүзәк”тә хәбәр итүләренчә, көндезге температура уртача +15 градус тәшкил итәчәк.

Бүген исә җылы кояшлы көнгә сөенергә мөмкин булачак әле. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан уртача, көндез яшен вакытында көчле исәчәк. Көндез һава температурасы +21,+26 градус булачак.

Җомга көнне, 8 майда, шулай ук урыны белән кыска вакытлы яңгырлар. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә +7,+12, көндез +20,+25 градуска күтәреләчәк.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас