+24 °С
Облачно
Журналга язылу

Төбәккә салкын фронт якынлаша

Синоптиклар бәйрәм көннәренә һава торышы турында хәбәр итте.

Төбәккә салкын фронт якынлашаТөбәккә салкын фронт якынлаша
Төбәккә салкын фронт якынлаша

Бүген, 8 майда, республикада +20, +26°ка кадәр җылы һава торышы сакланачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар көтелә.

Бөек Җиңү көнендә һава торышы үзгәрәчәк - Арктика фронты республика территориясе аша күчәчәк. Һава температурасының көндез +13, +18° ка кадәр төшүе көтелә, төньяк-көнчыгыштан искән җиленең көче урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

Күпчелек районнарда кыска вакытлы яңгырлар явачак. Башкортстан башкаласында көндез температура +16, +18° тәшкил итәчәк, кыска вакытлы яңгыр яву ихтималы зур.

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас