+13 °С
Облачно
Журналга язылу

Әгәр тавыклар сарайга кереп качса...

Халык сынамышлары синоптиклар фаразлары белән туры килерме?

Әгәр тавыклар сарайга кереп качса...Әгәр тавыклар сарайга кереп качса...
Әгәр тавыклар сарайга кереп качса...

11 майда таң атканда йолдызлар җемелдәшсә, якын арада яңгыр көтелә. Тавыклар ояга яки сарайга кереп качса, көн суыта, дигән сынамышлар яшәп килә халыкта. Сынамышлар синоптиклар фаразлары белән туры килерме?

Бүген, 11 майда, явым-төшем көтелми. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача, көндез урыны белән кискен исәчәк. Көндез термометр баганалары +11,+16 градус күрсәтәчәк.

Сишәмбе, 12 майда, төнлә урыны белән, көндез республикада кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар булуы ихтимал. Җил көньяктан уртача, яшен вакытында кискен исәчәк. Һава температурасы төнлә +3,+8 градус, көнчыгышта һавада һәм туфрак өстендә 0, -2 градус салкын, көндез +15,+20 градуска кадәр җылытачак.

Чәршәмбе, 13 майда, шулай ук урыны белән бераз яңгыр явуы көтелә. Җил көньяктан уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә +5,+10 градус, көндез +18,+23 градус тәшкил итәчәк.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас