

12 майда көчле җил — көчле яңгыр алып килә, ди халык сынамышы. Бәйрәмнәрдә котырган көчле җил бүген тынган кебек. Сезнең якларда җил тындымы әле, дуслар?
“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген, 12 майда кыска вакытлы яңгырлар, кайбер районнарда яшенле яңгырлар явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле җил көтелә. Һава температурасы +17,+22 градус, төньяк-көнчыгышта +10,+15 градус тәшкил итәчәк.
Чәршәмбе, 13 майда, кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар явуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан уртача, урыны белән кискен исәчәк. Һава температурасы төнлә +6,+11, көнчыгыш районнарда +1 градус, көндез +21,+26 градуска кадәр күтәрелә.
14 майда тагын да җылырак булачак, явым-төшемсез. Җил көньяктан уртача, көндез урыны белән кискен. Һава температурасы төнлә +8,+13 градус, таулы районнарда +3, көндез +23,+28 градус тәшкил итәчәк.
Автор фотосы.